Апас туган якны өйрәнү музеенда ифтар ашы узды
Апас туган якны өйрәнү музеенда ураза тотучы апалар белән авыз ачу мәҗлесе үтте.
(20 март, “Апастово-информ”).
“Аны оештыруда музей хезмәткәрләре белән беррәттән игелекле иганәчеләр булышлык күрсәтте: бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Апас егете Ранис Җамалиевка, Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафинага, шәхси эшмәкәр Татьяна Гыйсмәтуллинага олы рәхмәтебезне белдерәбез. Кылган догалар, тоткан уразалар кабул булсын”, - ди музей җитәкчесе Лилия Нәбиуллина.
Ифтарда музейда эшләп чыккан ветераннар, музей тормышына битараф булмаган өлкәннәр катнашты. Алар догалар укып, тәмле ашлардан авыз итеп, ил-көн вакыйгалары турында да сөйләшеп алдылар. Мәҗлестә катнашкан һәркем Илебезгә тынычлык, халкыбызга татулык теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев