Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Апасның “Җәмигь” мәчетендә ифтар мәҗлесе узды

Районда ифтар ашлары үткәрелә.

(29 март, “Апастово-информ”).


Мәҗлескә абыстайлар җыелды. Биредә коръән сурәләре укылды, вәгазьләр сөйләнде, тәрбияви-дини чыгышлар тыңланды. Районыбыздан быел да бер төркем абыстайлар хаҗга барып кайтканнар иде. Хаҗияләр исеменнән Фәридә Аскарова дини сәфәрләре, мәчетләрдә булулары, дини әһелләр белән очрашулары хакында сөйләде. Кунаклар шулай ук хаҗияләр алып кайткан зәм-зәм суыннан да авыз иттеләр.


“Мәҗлес бик матур, оешкан төстә узып китте. Ифтар табынын Гөлсирә абыстай әзерләде. Дини очрашуда район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт тә катнашты”, - дип хәбәр иттеләр “Җәмигъ” мәчетеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев