Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Апаста ифтар ашы узды

Апаста Сания, Лилия, Илдүс һәм Илсур Зәйнуллиннар иганәчелегендә районкүләм ифтар ашы узды. Биредә барлыгы 200ләп кеше катнашты.

Ифтар ашына районыбызның авыл җирлекләреннән түбәйтәйле абыйлар, ак яулыклы апалар җыелды. Ресторанның ике катында да бәйрәм табыннары оештырылган иде. Абый-апалар бүленеп, мул сыйлы табыннар артында аралашты, төрле сый-нигъмәтләрдән авыз итте.


Дини мәҗлестә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты һәм бәйрәм белән котлады.


-Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләрем! Матур табыннар артына җыелдык. Әлеге мәҗлестә сезгә шундый мул табын әзерләүче Лилия Зәйнуллина гаиләсенә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның күңеле һәрчак изгелектә, игелектә. Аларның изге гамәлләренә сокланабыз. Ходай Тәгалә барлык догаларыбызны, уразаларыбызны кабул итсен! Бергә һәм бердәм булып яшик!, - диде район башлыгы.


Район башлыгы Айрат Җиһаншин шулай ук махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә гуманитар ярдәмнәре өчен дә барлык район халкына рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.


Ифтар ашында катнашкан “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да изге теләкләрен җиткерде, исәнлек-саулык теләде.


Өлкәннәр күркәм мәҗлесне оештыручы Зәйнуллиннар гаиләсенә кат-кат рәхмәт әйтеп, районда һәрчак ихтирам һәм кайгырту тоеп яшәүләрен билгеләп үттеләр.

 

-Лилия безнең урамда туып-үскән кыз. Аның гаиләсен бик якын итәм. Аллаһының рәхмәте яусын аларның барчасына да. Безне беркайчан да дини мәҗлесләрдән калдырмыйлар. Һәрчак хөрмәтләп дәшәләр, кунак итәләр.


Ифтар ашында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева да барлык райондашларны изге, нурлы Рамазан ае белән котладылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев