Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Апаста Корбан ашы узды

Күркәм мәҗлесләрнең берсе - район үзәгендә оештырылды.

(5 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Мәҗлес ашына махсус хәрби операциядә һәлак булучы батырларның, шулай ук бүгенге көндә Украинада хезмәт итүче егетләрнең якыннары килде. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз, күп балалы гаиләләр, көмеш волонтерлар, дин әһелләре кунак булды. Дина чарада барлыгы 200 райондашыбыз катнашты. Мәҗлес табыны Апастан Сания апа, Лилия, Илдүс һәм Илсур Зәйнуллинар гаиләләре исеменнән чалынган корбан итеннән, тәмле ризыклардан әзерләнде. Кунаклар ресторанның ике катында мул сыйлы табыннар артында догалар, вәгазьләр тыңлады, рәхәтләнеп аралашты, тәм-томнардан авыз итте, күңеленә рухи азык алды.


Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов барлык кунакларны район башлыгы Айрат Җиһаншин, район Советы, район башкарма комитеты исеменнән котлап, иң изге теләкләрен ирештерде.


“Хөрмәтле кунаклар! Мөселманнарның иң бөек бәйрәмнәренең берсе - Корбан ае уңаеннан оештырылган изге ашка җыелдык. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм, исәнлек-саулык, илгә-көнгә тынычлык телим. Ходай Тәгалә чалган корбаннарыбызны, игелекле гамәлләребезне, сәдакаларыбызны кабуллардан кылып, әҗер-савапларын бирсен иде”, - диде ул райондашларын кунак итүче Зәйнуллиннар гаиләсенә олы хөрмәтен һәм рәхмәтен белдереп.


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да Зәйнуллиннар гаиләсенең һәр башлангычны хуплап алып, ярдәм итүләрен, игелекле гамәлләр кылып яшәүләрен, район тормышында бердәмлек күрсәтүләрен билгеләп үтте.


Мәҗлестә катнашкан район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, мөслимәләр берлеге рәисе Венера Сәгъдиева, Рамазан хәзрәт тә райондашларны бәйрәм белән котлап, Ходай Тәгаләнең ризалыгына омтылып яшәүләрен теләделәр.


Кунаклар үз чиратында, дини чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.


“Улым бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Аның тормышы хәрби хезмәт белән бәйләнгән. Без ата-аналарның теләге бер – якыннарыбыз "кайнар нокталар"дан исән-имин килеш әйләнеп кайтсыннар. Бүген безне хөрмәтләп кунакка чакырдылар. Барлык оештыручыларга да олы хөрмәтем”, - ди Апастан Зөлфия Хәйруллина.

 


Апастан Ислам Закиров та әнисе белән мәҗлескә килгән. Ул да кунак итүче абый-апаларына рәхмәт әйтте, бәйрәмдә катнашуына шат булуын белдерде. Ислам шулай ук матур итеп дога да укып күрсәтте.


Зәйнуллиннар гаиләсенең күңеле һәрчак игелектә, изгелектә. Алар саваплы гамәлләр кылып яши. Ел саен дини ашлар уздырып, райондашларын сөендерә, һәркемгә үрнәк булып гомер итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев