Апаста Лилия Зәйнуллина гаиләсе райондашлар өчен Корбан ашы уздырды
Мул сыйлы өстәлләр артына районның дин әһелләре, мөмкинлеге чикле балалар һәм аларның әниләре, махсус хәрби операциядә ил иминлеге өчен көрәшүче, батырларча һәлак булган егетләрнең якыннары чакырылды.
(26 июнь, “Апастово-информ”).
Апаста үз эшләрен булдырып, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүче, үз эшчәнлеген республика күләмендә дә таныткан эшмәкәр Лилия Зәйнуллина гаиләсе изге чараларда да катнашып, игелек кылып яшиләр. Ел саен үзәк ресторанда мул сыйлы табыннар әзерләп, районкүләм Корбан ашы уздыралар. Сания, Лилия, Илдүс һәм Илсур Зәйнуллиннар быел да райондашларны Корбан ашына җыйдылар. Биредә 200 райондашыбыз - районның дин әһелләре, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикле балалар һәм аларның әниләре, махсус хәрби операциядә ил иминлеге өчен көрәшүче, батырларча һәлак булган егетләрнең якыннары катнашты. Алар өчен ресторанның ике катында да мул сыйлы табыннар әзерләнгән иде. Әлеге ашка корбан чалынды һәм ризыклар әзерләнде.
Мәҗлес кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесенең эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов сәламләп, район башлыгының изге теләкләрен ирештерде. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев Корбан аеның мөһимлеген, йоласын һәм үзенчәлекләре хакында сөйләде. Һәркемне изге гамәлләр кылып, яхшы ният, чиста күңел белән яшәргә чакырды. Корбан ашы вәгазьләр, мөнәҗәтләр әйтү белән үрелеп барды, оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләре, изге теләкләр яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев