Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Апаста район мөслимәләр берлегенең чираттагы җыелышы узды

Апасның Җәмигъ мәчетенә мөслимәләр берлеге әгъзалары, авыл остабикәләре җыелды.

  (12 сентябрь, “Апастово-информ”).

  “Һәр елда дини укулар башланыр алдыннан авыл абыстайлары катнашында җыеннар башлана. Ул елга берничә тапкыр уза. Җыеныбызда эшләргә нәтиҗә ясыйбыз, алда торган бурычларны ачыклыйбыз, тәҗрибә уртаклашабыз, фикерләрне тыңлыйбыз, проблемаларны уртага салып сөйләшәбез, чишү юлларын эзлибез”, - диде районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева.

  Абыстайларның әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, яшьләргә тәрбия бирүдә өлешләре зур. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да шул хакта әйтеп узды һәм рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев