Апаста Рамазан ае дәвам итә
Рамазан ае кысаларында, районда ифтар ашлары оештырыла. Шундый дини чараларның берсе Кызыл Тау авылында үтте.
(11 апрель, “Апастово-информ”).
Кызыл Тау авылының ураза тотучы ир-атлары күмәк табын артында авыз ачты. Алар догалар укып, вәгазьләр тыңлап, тәмле сыйлардан авыз иттеләр.
“Изгелекләр, игелекләр аенда безне шушы зур табын артына җыеп кунак итүчеләргә көтелмәгән шатлыклар, сөенечләр килсен. Нинди генә бәйрәм булса да, игътибар тоябыз. Мул заманада яшибез. Бөтен әйберебез бар. Безнең өчен иң кыйммәте– хөрмәт, ихтирам тою, бер-беребез белән аралашу. Рәхмәт җитәкчеләргә, оештыручыларга. Ил-көннәребезгә иминлек сорап догалар кылдык”, - диләр өлкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев