Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Апаста Ураза гаетенең вакыты һәм уздыру тәртибе

10 апрельдә барлык мөселман кардәшләр ислам диненең иң изге бәйрәмнәренең берсе - Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

(9 апрель, “Апастово-информ”).



“Районыбыз авылларында кояш чыкканнан соң, ярты сәгать узгач, гает намазы укылачак. Иртәнге 4 сәгать 30 минутта мәчетләребезгә җыелабыз. Бер сәгать эчендә тәбрикләүләр, вәгазьләр, аралашулар булачак. Сәгать биштә кояш чыга. Шуннан соң, авыл җирлекләрендә Диния Нәзарәте тәкъдиме буенча, ярты сәгатьтән соң, ягъни, алтынчы яртыда, басып, гает намазы укылачак”, - дип хәбәр итте район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.
Террорга каршы көрәш комиссиясе секретаре Булат Гатиятуллин профилактик эш максатыннан, халыкка мәчетләргә иртәрәк килүләрен киңәш итте. Әлеге зур чараларда профилактик эшне тагын да көчәйтергә, уяулыкны арттырырга, шикле очрак яки кешеләргә тап булган очракта тиз арада 112 телефоны, яисә (843) 291-35-28; (843) 231-45-55; (843)231-44-11 телефоннары аша хәбәр бирергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев