Апаста хиджаб көннәре уза
1 февраль - 2013 елдан бирле Бөтендөнья хиджаб көне итеп билгеләп үтелә.
(31 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Хиджаб гарәпчә телдән алынган һәм ул "каплау", "киртә" дигән сүзне аңлата. Изге китабыбызда да хатын-кызларның гаурәтләрен чит күзләрдән саклап киенүләренә, каплап йөрүләренә аерым игътибар бирелә. Мөселман хатын-кыз дөньясында хиджаб киемнәрнең бер өлеше һәм иң мөһим өлеше булып яулык тора. Елдан-ел мөселман хатын-кызларының киемнәре дә үзгәреш ала”, - ди мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева.
Район мәчетләрендә бу көн белән бәйле чаралар үтә. Мөселман хатын-кызлары, мәчеткә йөрүче кыз балалар белән хиджаб турында, яулык бәйләү ысуллары турында очрашу-әңгәмәләр үткәрәләр, күргәзмәләр оештыралар.
Апасның Җәмигъ мәчете, Урта Балтай, Дәвеш, Морзалар, Борнаш, Иске Әнәле, Иске Йомралы, Чирмешән авылы абыстайлары да шундый матур һәм тәрбияви чаралар үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев