Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Апаста зурлап Корбан ашы уздырылды

Изге Корбан ашы Лилия Зәйнуллина гаиләсе һәм якыннары исеменнән оештырылды.

(2 нче июль, "Апастово - информ").
Мул сыйлы табыннар артына дин әһелләре, әниләре белән мөмкинлеге чикле балалар, махсус хәрби операциясендә илебез тынычлыгы өчен көрәшүче, батырлырча һәлак булган егетләрнең якыннары, волонтерлар чакырылган иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова барлык кунакларны район башлыгы исеменнән сәламләде. Изге күңелле Лилия Зәйнуллинага олы рәхмәтен ирештерде.
"Лилия ханым ел саен райондашлар өчен корбан ашы уздыра. Ул һәрбер эштә дә актив. Махсус хәрби операциясендәге егетләргә дә зур ярдәм күрсәтә. Барыгызга дә сәламәтлек, тынычлык, уңышлар телим. Ил-көннәребез тыныч булсын,"- диде ул.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев эчтәлекле, тәрбияви вәгазьләрен сөйләде, изге догаларын ирештерде.
Лилия Фирдүс кызы әнисе Сания ханым белән Хаҗдан кайттылар. Килгән һәрбер кунак алар алып кайткан зәмзәм суыннан авыз иттеләр.
Акхуҗадан килгән Гөлирам апа Нигъмәтҗанова олы рәхмәтләрен ирештерде.
"Мин 40 елдан артык солдат каршы алып, озатып яшим. Бүгенге көндә улым махсус хәрби операциядә илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Барыбызның да балалары исән-имин кайтып, шатлыклы табын артында җыелырга язсын. Шундый мул табыннар өчен җитәкчеләргә, Лилия ханыма, әзерләүче кызларга савабы булсын, эшләре гөрләп барсын",- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев