Балыкның хәләле буламы, мидия, креветка, краб ашарга ярыймы?
«Дин турында. Сезнең сорауларга җаваплар» телеграм-каналында «Балыкның хәләле буламы?» дигән мәсьәләгә ачыклык кертелә.
Динебез балыкның һәрбер төрен дә ашауны рөхсәт итә.
Әмма җир-су хайваннары, мәсәлән, крокодил, бака, ташбака һ.б. хайваннарны ашарга ярамый.
Димәк, суда гына йөзә торганнар рөхсәт ителә.
Ә судан җиргә чыгып йөргәннәре рөхсәт ителми.
Тик Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча мидия, креветка, краб, устрица һ.б. кебек диңгез хайваннарын ашау мәкруһ, ягъни ЯРАМЫЙ дигән хөкемдә.
Әлеге канал аңлатмасында «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз. «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе. «Хозур» нәшрият йорты» дип күрсәтелә.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/balyknyn-xalale-bulamy-midiya-krevetka-krab-asarga-yaryimy-5869595
Фото «ИнтерТат»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев