Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Бәраәт кичәсе ничәсе була, бу кичтә нинди сүрәләр укып, ничек дога кылырга?

Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында догалар кабул була торган кич турында аңлаттылар.

  Пәнҗешәмбе, 13 февраль көнне кич белән мөбарәк булган Бәраәт кичәсе керә.

  Бәраәт кичәсе – бик фазыйләтле, нурлы кичә. Мөэмин-мөселманнар бу кичәне гамәл-гыйбадәттә, Коръән укып, догалар кылып каршы алалар, чөнки бу кичә – догалар кабул була торган, һәркемнең киләчәк елы билгеләнә торган кичә.

  Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән:

  «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар кылучы булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булучы шифа сораса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» – дип әйтер ди.

  Шулай ук бу кичәдә мөмкинлек булганча өч Йәсин-шәриф укырга һәм дә һәрбер Йәсин сүрәсен укыганнан соң дога кылырга киңәш ителә.

  • Беренче догада – озын гомер, ике дөнья бәхете, гамәл-гыйбадәттә булуны Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз.
  • Икенче догада – бәла-каза, хәвеф-хәтәр, кайгы-хәсрәтләр күрсәтмә дип, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез.
  • Өченче догада – кешеләр кулына калдырма дип, Раббыбызга ялварабыз!

  «Болгар» мәчете әлеге кичтә ахшам намазына чакыра. «Ләкин кем дә кем мәчеткә килә алмый икән, алар бу гамәл-гыйбадәтне үз йортларында да башкара алалар. Аллаһ Тәгалә һәммәбезгә дә бу мөбарәк булган кичәне гамәл-гыйбадәттә үткәреп, Раббыбызның ризалыгына, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсен! Изге догаларыбыз кабул булсын!» – диелә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/baraat-kicase-nicase-bula-bu-kicta-nindi-suralar-ukyp-nicek-doga-kylyrga-5871118

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/blue-mosque-night-city-istanbul-turkey_25909432.htm#fromView=search&page=2&position=48&uuid=14aa89a3-c936-4714-b33b-42138cc78171&query=%D0%BC%D0%B5%D1%87%D0%B5%D1%82%D1%8C

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев