Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Болын-Балыкчы җирлегендә корбан ашы узды

Рәмис һәм Фәрит Рәхимовлар гаиләсе авылдашларын мул-сыйлы табын артына җыйды.

(18 нче июнь, “Апастово-информ”).


  Туган авыллары өчен җан атып яшәүче, туган нигезне саклап торучы әтиле -уллы Рәмис белән Фәрит Рәхимовлар дусларын, туганнарын, авылдашларын мул-сыйлы табын артына җыеп корбан ашы уздырдылар. Казан шәһәреннән мәртәбәле кунаклар, әтиләре белән бергә хезмәт иткән ветеран җитәкчеләр үзләренең төпле фикерләрен җиткерделәр.
Район башкарма комитетының эшләр буенча җитәкчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән котлау сүзләрен ирештерде, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
Иң элек авыл мәчетендә илә намазы укыдылар, аннан ашханәдә халык белән бергә догалар укып, вәгазьләр сөйләп, корбан ашыннан авыз иттеләр.
“Без бүген гаиләләребез белән авылда корбан ашы уздырдык. Дусларыбыз, туганнарыбыз, авылдашларыбыз килде. Мондый мәҗлесләрне – ифтар һәм корбан ашын ел саен уздырабыз. Авылдашлар белән аралашабыз. Догалар, вәгазьләр тыңлап хозурланабыз. Килгән кунакларга рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диде фәрит Рәхимов.
Өлкән яшьтәге абый-апалар чын күңелдән рәхмәтләрен ирештерделәр.
“Ел саен уздырган дини чараларга яратып киләбез. Догалар, вәгазьләр тыңладык. Аралаштык, тәм-томнар белән сыйландык. Бик зур рәхмәт. Эшләре гөрләп барсын, уңышлары мул булсын!”, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев