Болынбалыкчы авыл җирлегендә корбан ашы узды
Мәҗлес Рәмис һәм аның улы Фәрит Рәхимов гаиләләре исеменнән Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен чалынган корбан итләреннән, тәм-томнардан әзерләнде. Барлык чыгымнарны да алар үз өстенә алды.
(13 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Корбан ашына “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казанның “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм башка кунаклар кайткан иде, дин тотучы, мәчеткә йөрүче халык җыелды, район үзәгеннән дин әһелләре килде. Мәҗлес башланыр алдыннан халык мәчеттә намаз укып чыкты. Район башлыгы Айрат Җиһаншин бәйрәм табынын ачып, корбан ае уңаеннан иң изге теләкләрен юллады, мәҗлесне үткәрүче Рәхимовлар гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мәҗлестә вәгазьләр сөйләнде, догалар укылды, корбан бәйрәме һәм корбан чалу тәртипләре аңлатылды.
“Аллаһы кушканнарны үтәп, тыелганнарыннан тыелып, ризалыгына ирешеп яшәргә кирәк. Без фани дөньяда кунак кына. Шуңа күрә уразалар тотып, корбаннар чалып, намазлар һәм коръәннәр укып гомер итсәк - без мәңгелек бәхеткә ирешә алачакбыз”, - диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин.
Мул сыйлы табыннар артында халык корбан итеннән, ашыннан, бәлешеннән авыз итте, бер-берләренең хәлләрен белешеп, аралашып утырды, оештыручыларга, аш-су пешерүчеләргә кат-кат рәхмәтләрен укыды.
“Быел олуг юбилеемны каршыладым. Шул уңайдан үземә уразаны тулысынча тотып чыгарга дип ният кылган идем. Аллаһ кушып, уразаларны тотарга насыйп булды. Корбаннар чалып, аның бер өлешен таратып, калган өлеше белән мәҗлес оештырырга булдык. Аллаһ кабуллардан кылсын иде. Хөрмәтләп килүегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде Рәмис Рәхимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев