Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Чирмешән мәчетендә гыйлем алучы шәкертләр сынау узды

Чирмешән мәчетендә гыйлем алучы шәкертләр өчен «соңгы дәрес - сынау» узды.

(3 май, “Апастово-информ”).



Шәкертләр мәчет намазы укыдылар, сурәләрне яттан сөйләделәр, өйрәнгән кадәр "мөгаллим сәни"дән укыдылар.

“Аларның гыйлемле булуларын күргән аналары да шатлыкларын, рәхмәтләрен җиткерделәр. Соңыннан чәй табыны янында сыйланып, Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтләрен әйттеләр. Киләсе елда гыйлем алуны дәвам итәргә теләкләрен белдерделәр”, - дип хәбәр итте Әкълимә һәм Гүзәлия мөгаллимәләр.


Чирмешән балалары дини белемне теләп үзләштерә.


“Алар укыту буенча районда иң активлар. Бу эш күп еллардан бирле килә. Аны Чирмешәндә Әлфинур абыстай башлап җибәргән иде. Аңарга кушылып Гөлгенә абыстай, Тәүфикъ хәзрәт укыттылар. Районкүләм конкурсларда алдынгы урыннар яулап тордылар. Мәчеттә гыйлем алган кызлар, егетләр үсеп җитеп, төрле җирләргә таралды. Әмма дин тәрбиясенә тугры калдылар -итагатьле, әдәпле алар”, - ди Дания апа Самольянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев