Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Чүрибурашта ифтар ашы узды

Киң күңелле авыл яшьләре, гаиләләре һәм уңган хуҗабикәләре ураза тотучы өлкәннәрне, мәчет картларын, абыстайларны мул сыйлы табыннар артына җыйды.

(18 апрель, “Апастово-информ”).


Изге Рамазан аеның санаулы көннәре калып бара. Авылларда көн саен диярлек ифтар ашлары уза. Ифтар мәҗлесләре өйләрдә дә, мәчетләрдә дә оештырыла. Авыл халкы изгелек кылудан читтә калмый. Кайберәүләр көн дәвамында ураза тотса, кайберәүләр исә аларны ифтар ашларына чакырып, кунак итә.


Чүрибураш авылының уңган, яшь хуҗабикәләре авыл мәчетендә мул сыйлы табыннар корып, ураза тотучы өлкәннәрне, мәчет картларын, абыстайларны кунак иттеләр.


“Күңелдә йөрткән уйны, тормышка ашыра алуыбызга ихлас сөендек. Берничә гаилә белән бергәләшеп уйлаштык та, ифтар ашы оештырдык. Тәкъдимебезне читтә яшәүче авылдашлар да хуплап, теләктәшлек күрсәттеләр, үзләре кайта алмасалар да ярдәм кулы суздылар. Өлкәннәребез рәхмәт сүзләре ирештерделәр, догалар кылдылар. Авылыбыз яшәсен иде. Өлкән буын безгә үрнәк булып, күңел тынычлыгы белән гомер кичерсеннәр. Ә безгә бергә булып, күркәм традицияләрне дәвам итәргә насыйп итсен”, - диде уңган хуҗабикә, Чүрибураш балалар бакчасы мөдире Лилия Низамиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев