Чүрибурашта ифтар ашы узган
Авылдашлар мул сыйлы табыннар артына җыелып, авыз ачканнар, догалар кылганнар.
(13 март, “Апастово-информ”).
Изге Рамазан ае дәвам итә. Авылларда ифтар ашлары уза. Ифтар мәҗлесләре өйләрдә дә, мәчетләрдә дә оештырыла. Авыл халкы изгелек кылудан читтә калмый. Апалы-сеңелле Ландыш Билалова, Лилия Сәгъдиева һәм аның кызы Энҗе Сәгъдиева Чүрибураш мәчетендә авылдашларны ифтар ашына җыйганнар.
“Мул итеп табыннар әзерләгәннәр. Авылыбыз өлкәннәре бик рәхмәтле булдылар. Изге күңелле оештыручыларга әҗер-савабы булсын”, - дип хәбәр итте Чүрибураш авылы мәчетенең имам-хатыйбы Марат хәзрәт Әмирханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев