Чүрибурашта Мәүлид бәйрәмен зурлап билгеләп уздылар
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килү көне уңаеннан авыл өлкәннәре мәчеткә җыелып, догалар укыдылар, салаватлар әйттеләр.
(27 сентябрь, “Апастово-информ”).
Мәүлид ашы авылдашлар ярдәме белән әзерләнгән мул табыннар артында узды. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева катнашып, изге теләкләрен җиткерделәр. Ил-көннәребезгә тынычлык, гаиләләребезгз иминлек теләп догалар кылдылар.
“Аллаһы Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен. Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчет-мәдрәсәләребезгә, илебезгә һәм барча галәмгә Аллаһ Тәгалә тынычлык, иминлек, муллык насыйп итсен. Мәүлид ае мөбарәк мөбарәк булсын!”, - диде Мирхәт хәзрәт Җамалиев.
Бәйрәм барышында кайбер мөһим мәсьәләләр дә билгеләп үтелде. Авыл остабикәсе Талия апа Хисамова үз теләге белән вазифасын Дамирә апа Сәгъдиевага тапшырды.
Чүрибураш авылының имам-хатыйбы Марат хәзрәт Әмирханов барлык авылдашларны бәйрәм белән тәбрик итеп, авыл мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык булуы, һәркөн азан тавышы яңгырап торуы, җомга намазлары укылуы хакында сөйләде. Авылдашларның бердәм булып яшәүләрен әйтте. Әлеге табынны коруда ярдәм иткән авылның тырыш хуҗабикәләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
“Бердәм һәм бергә булыйк. Динебезне хөрмәт итеп яшик”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев