Дәүләкидә ифтар ашы узды
Изге Рамазан аенда 20 нче март көнне Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасында Дәүләки авылы мәчете һәм иганәчеләр, мәктәп ярдәме белән зур ифтар мәҗлесе оештырылды.
Әлеге мәҗлескә хөрмәтле районыбыз башлыгы Зиганшин Айрат Габдулхак улы, районыбыз мөхтәсибе Мидхәт хәзрәт, Дәүләки авылы мәчете хәзрәте Габбасов Ильяс Гыйльман улы, ифтарны уздыруга бик зур өлеш керткән Мифтахов Наил Сабир улы, хөрмәтле мәчет картлары, әлеге җирлектә яшәүче һәм ураза тотучы барлык дин кардәшләребез чакырылган иде. Ифтар мәҗлесендә 70 кә якын кеше катнашты. Районыбыз мөхтәсибе Мидхәт хәзрәт ифтар алдыннан халыкка вәгазь сөйләде, районыбыз башлыгы Айрат Габделхак улы, Ильяс Хәзрәт барлык ифтарда катнашучыларга үзләренең сүзләрен җиткерделәр. Азанны Колчык авылыннан килгән Шаһиев Хәмит Шәйхулла улы әйтте, ахшам намазы укылды. Ифтарны үткәрүдә акчалата ярдәм итүче иганәче Мифтахов Наил Сабир улына, шушы мәҗлесне үткәрүгә үзләренең зур көчен куйган Габбасов Ильяс Гыйльман улы һәм аның тормыш иптәше Роза Фәрит кызына, мәчет картларына, барлык авылдашларга, килгән кунакларга, мәктәп коллективына олы рәхмәтемне белдерәбез. Тоткан уразаларыбызны, кылган изгелекләребезне Аллаһы Тәгалә кабуллардан итсә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев