Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Дәүләкидә зурлап корбан ашы уздырдылар.

16 нчы июнь көнне иртәдән корбан чалып авыл халкын кунак иттеләр.

(18 нче июнь, “Апастово-информ”).
Авылның имамы Ильяс хәзрәт Габбасов тормыш иптәше Роза апа белән бергәләп изге гамәл кылдылар. Авылның мәдәният йорты каршында корбан ите белән пылау пеште, самавырда чәй кайнады. Мәдәният йортында мул-сыйлы табын әзерләнде. Дәүләки авылы халкын котларга район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев үзе килде.
“Ильяс абый белән Роза апа 60 авылдашыбызны җыеп изге корбан ашы уздырды. Өлкәннәрдән соң 25 сабый баланы җыеп корбаш ашы авыз иттердек. Табын әзерләүдә ярдәм иткән мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләүче кызларга да бик зур рәхмәт. Авылыбызда бердәм-бергә булып яшәсәк иде”, - диләр абый-апалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев