Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Дога кылгач, ник битне сыпыралар?

Дога кылганнан соң битне сыпыру Пәйгмбәрбез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте булып тора. Ни өчен битне сыпыралар, түбәндә сүз шул хакта.

  Ибне Габбас радыяллаһу ганһе Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләрен тапшырган: “Аллаһка дога белән мөрәҗәгать иткәндә учларыгызны ачыгыз һәм аларны аска каратмагыз. Дога кылуны тәмамлаганнан соң йөзләрегезне сыпырыгыз”.

  Тугры хәлиф Гомәр радыяллаһу ганһе Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кулларын догага күтәргәннән соң битен сыпырмыйча төшермәгәнен хәбәр иткән (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).

  Кайбер галимнәр бу гамәлне болай дип аңлата: “Раббыбыз беркайчан да колларының догаларын игътибарсыз калдырмый һәм күтәрелгән кулларга Үзенең рәхмәтен, бәрәкәтен иңдерә. Шуның өчен әлеге нигъмәтне йөзләргә ирештерү күркәм гамәл, чөнки кешенең йөзе – аның тәненең иң мәртәбәле өлеше булып тора”.

  Ягъни битне сыпырып, Раббыбызның рәхмәтенә ия булабыз.

 

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-07-22/doga-kylgach-nik-bitne-sypyralar-3857155?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/musul-manskaa-zensina-molitsa-v-ramadan_15037669.htm#fromView=search&page=4&position=22&uuid=a98106dd-61f8-4af7-b539-277311bcd01e

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев