Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Гашурә көнен ничек уздырырга?

Мөхәррам аеның 10 нчы көне – Гашурә көне дип санала. Бу көндә гаҗәеп олуг, без гыйбрәт алырлык мондый вакыйгалар булган:

– Галәм, фәрештәләр һәм Адәм галәйһиссәлам халык кылынган;
– Раббыбыз Адәм галәйһиссәламнең тәүбәсен кабул кылган;

– Муса галәйһиссәлам һәм аның халкы залим фиргавеннән котылган;
– Ибраһим галәйһиссәлам дөньяга килгән һәм шушы көндә Нәмруд патшаның утка ыргытуыннан имин кылынган;

– Әюб галәйһиссәлам озак еллар дәвам иткән авыруыннан дәвалаланган;
– Юныс галәйһиссәлам балык карыныннан азат ителгән;

– Сөләйман галәйһиссәламгә хакимлек бирелгән;
– Нух галәйһиссәлам көймәсе белән коры җиргә килеп җиткән;

– Юсыф галәйһиссәлам зинданнан азат ителгән;
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең оныгы Хөсәен бине Әбү Талиб шәһит булып бакыйлыкка күчкән.

Бу көнне ничек уздырырга кирәк соң?

Ибне Габбас радыяллаһу ганһедән хәбәр ителгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәдинәгә һиҗрәт кылганнан соң яһүдиләрнең бу көндә ураза тотуларын күреп: “Бу нинди ураза?” – дип сораган. Алар исә: “Бу мөбарәк көн. Бу көндә Муса галәйһиссәлам һәм Исраил угыллары залим фиргавеннән котылган һәм Муса галәйһиссәлам шушы көндә ураза тота торган булган”, – дип җавап биргән. Моны ишетеп Расүлуллаһ: “Мин Муса галәйһиссәламгә сезгә караганда якынрак”, – дигән һәм бу көнне уразада үткәрергә кушкан (Имамнар Әл-Бохари, Мөслим, Әбү Давыд).

Бу көн уразасы мәҗбүри булып калганмы?

Рамазан ае уразасы фарыз кылынганнан соң, Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм Гашурә көн уразасын мәҗбүри итеп куймаган. Хәдистә: “Бу көн Гашурә көне. Сезнең өчен бу көндә ураза тоту мәҗбүри түгел. Теләге булган кеше ураза тота ала”, – диелгән (Имамнар Әл-Бохари, Мөслим).

Гашурә көне уразасы бер көн итеп тотыламы?

Гашурә көне алдыннан яки артыннан бер көн кушып ураза тоту киңәш ителә. Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Гашурә көнне ураза тотыгыз, әмма яһүдиләргә охшаш  булмас өчен, бу көн алдыннан яки артыннан бер көн кушып ураза тотыгыз”, – дип әйткән.  
Динебез берәүгә дә авырлык теләми. Бу көн уразасы сөннәт гамәл булып калу да Раббыбызның нигъмәте, хикмәте. Мөмкинлеге, сәламәтлеге булган һәркем бу мөбарәк көнне уразада үткәрә алса иде. Һәм бу көндә олуг пәйгамбәрләребез белән булган мәшһүр вакыйгаларны искә алып, гыйбрәтләнсәк иде.
Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, зикерләребезне кабул кылсын.

Айсылу Юлдашева.

Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/din/gasura-konen-nicek-uzdyryrga

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/top-view-islamic-new-year-concept_9259558.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев