Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Гөнаһ кылучы кешене нәрсә көтә?

Ислам галимнәре, Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә таянып, гөнаһ кылуның яман нәтиҗәләрен билгели. Шуларның кайберләрен карап үтик.

  Гөнаһ кылу сәбәпле: кешенең ризыгы киселә: ул я кими, я кеше аның тәмен тоймый башлый, я ниндидер сәбәп белән аны ашый алмый;

  кешенең хәтере начарая, белеме кими;

  кеше я бәла-казага тарый, я ниндидер күңелсез хәлгә төшә (берәр җире тырналса да, яки чүкеч белән бармагына сукса да, хәтта абынса яисә ясап куелган чәе түгелсә, кеше: “Аллаһ каршында нинди гаебем бар икән?” – дип уйланырга тиеш, ди галимнәр);

  туганнар, хезмәттәшләр, яки башка ниндидер кешеләр тарафыннан начар мөгамәлә күрсәтелә, гаиләдә яисә эштә күңелсезлекләр башлана;

  кешенең кыяфәте бозыла;

  тормышта бәрәкәт бетә (машина ватыла, алынган әйберләр бик тиз “эштән чыга”, ватыла яисә югала һәм башкалар);

  кеше авыруларга дучар була (гөнаһ кылган кеше авырый башлагач, дәваханә юлын таптый башлый, уңай нәтиҗәсен күрмәгәч, халык медицинасына, күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итә, әмма дәваланыр өчен аңа, асылда, ихластан бер тәүбә итү дә җитәр иде...);

  кешегә фәкыйрьлек, мохтаҗлык ирешә;

  дошманнары өстенлек ала;

  күңел төшенкелеге, депрессия башлана.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-08-05/g-na-kyluchy-keshene-n-rs-k-t-3873123?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/musul-manin-molitsa-v-poze-sudzuda_2895104.htm#fromView=search&page=1&position=23&uuid=795bf3d8-0fcc-413d-bb88-2a2fe4f01661
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев