Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Имтиханнар җитә – нинди дога укырга?

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында имтихан бирүчеләргә дога кылу үрнәге чыкты.

«Имтиханнар якыная. Эшләребезнең җиңеләюен теләсәк, ошбу дога белән ихлас күңелдән Раббыбызга ялварыйк:

– Йә Аллаһ, Син җиңеләйткән нәрсәләрдән кала башка бернинди җиңел нәрсә юк. Авырлыкны (һәртөрле кыенлыкларны) Син генә, теләсәң, җиңеллеккә үзгәртәсең. Сахих Ибне Хиббан, 6737 (әл-Ихсанда: 974). Ибне Сүнний, «Гамәлү-л-яүми вә-л-ләйлә», 351.

Догаларны аңлы рәвештә, ихлас күңелдән, дога кабул булыр өмете белән, ялварып, елап сорарга кирәк. Күздән яшләр акмый икән – күздән яшьләр акмаган өчен, йөрәгебез ташка әйләнгәне өчен еларга кирәк», – диелә әлеге хәбәрдә.

 

Чыганак:https://intertat.tatar/news/imtixannar-ita-nindi-doga-ukyrga-5866402

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев