Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Иртәнге намаздан соң Расүлебез нинди дога кылган?

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында иртәнге намаздан соң кыла торган дога турында аңлатты.

Иртәнге намаздан соң Расүлебез нинди дога кылган?

   – Өмме Сәләмә радыяллаһу ганһә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иртәнге намазны укып сәлам бирү сүзләрен («әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ» дип) әйткәннән соң, болай дигәнен риваять иткән:

  Укылышы: «Аллааһүммә иннии әсьәлүкә гыйльмән нәәфиган вә ризкан таййибән вә гамәлән мутәкаббәлән».

  Мәгънәсе: «Йә, Аллаһым, мин Синнән файда китерә торган гыйлем, хәерле ризык һәм кабул була торган гамәлләр сорыйм». (Ибне Мәҗе)

Ил-көннәребез имин, күкләребез якты, күңелләребез тыныч, ниятләребез дөрес булса иде. Раббым тынычлык, саулык-сәламәтлек насыйп итеп, безләрне иман байлыгы белән зиннәтләсә иде! – дип яза хәзрәт.

  Чыганак:https://intertat.tatar/news/irtange-namazdan-son-rasulebez-nindi-doga-kylgan-5867947

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев