Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Югары Ындырчы авылында узган ифтар ашында олылар да, яшьләр дә катнашты

Авыл мәчетенә барлыгы 50дән артык кеше җыелды.

(5 апрель, “Апастово-информ”).



Югары Ындырчы авылында да бик матур итеп ифтар ашы оештырылган. Мул табыннар артына ураза тотучылар, дин кардәшләребез җыелган, сый-нигъмәтләр белән сыйланган. Илгә-көнгә тынычлык теләп догалар укылган, вәгазьләр тыңланган.
“Ифтар ашы авыл халкы, мәчеттә җыелган сәдакалар ярдәме белән оештырылды. Мәҗлестә олысы да, кечесе дә кунак булды. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, авыл мулласы Ирек абый Идрисов коръән сурәләре укыдылар, Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләделәр, азан әйттеләр. Ашны оештыруда, әзерләүдә ярдәм иткән авылдашларыма Аллаһы Тәгалә үзенең әҗер-савапларын насыйп итсен”, - дип хәбәр итте Югары Ындырчы авылыннан Гөлнара ханым Хафизова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев