Кече Бакырчы авылында ифтар ашы узды
Кече Бакырчы авылының “Фәтхелислам” мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырылды.
(24 март, “Апастово-инофрм”).
Саваплы мәҗлесне туган авылларында Фәтхелислам абый һәм Равия апа Сибгатуллиннар һәм аларның балалары үткәрде. Ифтар ашында вәгазьләр тыңланды, догалар, коръән сурәләре, ахшам намазы укылды. Хәләл, мул сыйлы табыннар артында мәчет картлары һәм тирә-күрше авылларның имам хатыйплары кунак булды.
Ифтарны үткәрүче Сибгатуллиннар гаиләсенә, аш-су көйләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре ирештерелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев