Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Мәрхүмнәрнең рухы тынычлыгы өчен нишләргә?

Мәетләргә файдасы булган гамәлләр бар. Түбәндәге гамәлләрне даими кылып тору күркәм булачак.

  Коръән укып, савабын мәетнең рухына багышлау.

  Үлгән кеше өчен хәер-дога кылу. Ибраһим пәйгамбәрнең догасын һәм белгән догаларыбызны уку. Ибраһим: “Раббәнә-гъфирлии вәли-вәәлидәййә вәлил-му’миниинә йәумә йәкуумүл-хисәәб”, – дип дога кылган. Мәгънәсе: «Йә, Раббым, үземне, ата-анамны һәм башка мөэминнәрне Кыямәт көнендә мәгъфирәт кыл».

  Кешеләргә бурычы булса, бурычын түләү.

  Изге эшләр эшләп, савабын мәетнең рухына багышлау. Мәет җирләнгәннән соң беренче көннән башлап, җиденче көнгә кадәр ярлыларга сәдака биреп, савабын мәетнең рухына багышларга мөмкин. Бу – сөннәттер. Хәленнән килмәгәннәр, ике рәкәгать нәфел намазы укып, савабын мәеткә багышларлар, дип язылган «Мәет озату йолалары» китабында.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-01-14/m-rh-mn-rne-ruhy-tynychlygy-chen-nishl-rg-4082882


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев