Олы Бакырчы авылы китапханәсендә алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын каршылаган үрнәк парлар кунак булды
Олы Бакырчы авылы китапханәсендә мәдәният йорты, авыл җирлеге белән берлектә, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан “Ромашка таҗларында еллар саны” дип исемләнгән кичә узды.
(13 июль, “Апастово-информ”).
Бәйрәм кичәсенең кунаклары 50, 55, 60 ел бергә парлы гомер итүче, олы хөрмәткә лаек гаиләләр иде.
Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев кичәдә катнашучы гаиләләрне бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен ирештерде һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Китапханәче Гүзәл Мөстәкыймова кунакларны тәбрик итеп, әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды.
Пар канатлы гаиләләр хөрмәтенә матур җырлар яңгырады.
Бәйрәм кичәсе сый-нигъмәтле табын янында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев