Олы Бакырчы авылында ураза гаетендә барлыгы 88 кеше катнашты
Бәйрәм иртәнге намаз белән башланып китте.
(10 апрель, “Апастово-информ”).
“Иртәнге намаз белән гает намазы арасында вәгазьләр тыңладык. Мәчеткә барлыгы 40 мең сумга якын сәдака җыелды. Шундый изге бәйрәмнәргә авылда туып, читтә яшәүче авылдашларыбыз кайтып, мәчеткә сәдакаларын бирүләре дә - бик саваплы күренеш. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга иман байлыгы бирсен, тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз кабул булсын”, - дип хәбәр иттеләр Олы Бакырчыдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев