Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Олы Бакырчыда Корбан ашы узды

Авылдашлар бердәм булып кабат мул табыннар артына җыелды

(28 июль, “Апастово-информ”)


Авыл халкы, иганәчеләр ярдәме белән мәктәптә мул сыйлы табыннар корылды, догалар, мөнәҗәтләр яңгырады, салаватлар әйтелде.


“Олы Бакырчы авылы халкы динебезне хөрмәт итеп яши. Авылда 50дән артык корбан чалынды. Барысы да үзеннән саллы өлеш чыгарып, мәчеткә китерделәр. Читтә яшәүче авылдашларыбыз Гөлия һәм Илдус Шиһаповлар, “Шаһабиев” хуҗалыгы җитәкчеләре дә бик теләп ярдәм кулы суздылар. Район җитәкчелеге дә изге гамәлләребезгә һәрдаим теләктәшлек күрсәтәләр. Барысына да олы рәхмәтемне җиткерәм. Сәламәт булып, күңел тынычлыгы, иман байлыгы белән яшәсеннәр”, - диде авылның имамы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов.

 


Олы Бакырчы авылы халкы гомер-гомергә динебезне, милли йолаларыбызны хөрмәт итеп, бердәм һәм тату булып яшәве белән аерылып тора. Авылдашлар бердәм булып, дини бәйрәмнәрдә очраша, саваплы гамәлләр кыла. Авыл мәчетенең ишекләре һәрвакыт ачык. Мәчеттә һәр көнне биш вакыт намаз укыла. 30 дан артык кеше җомга намазларына йөри. Биредә хатын-кызлар, балалар өчен дини укулар да үтә. Авыл халкы зират тирәләрен җыештыруда, төрле дини чараларны уздыруда бердәмлек күрсәтә. Изге эшләр имам хатыйп Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов тырышлыгы белән оештырыла.

 


“Авыл халкының күпләп дингә тартылуында, бердәм булып яшәвендә Шәүкәт абыйның өлеше зур. Аңа барлык авылдашлар исеменнән олы хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диде Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев.



Олы Бакырчы авылы халкының бердәмлеген, иман байлыгын, динебезне зурлап яшәвен район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов та билгеләп узды. Ул Корбан ашына җыелучыларны изге бәйрәм белән тәбрик итеп, район башлыгы Айрат Җиһаншинның сәламнәрен, изге теләкләрен җиткерде.


“Сез районда үрнәк булып торасыз. Сәламәт булыгыз, күңел тынычлыгы белән яшәгез”, - диде ул.


Бәйрәмдә кунак буларак катнашкан район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева, “Апанай”мәчете имам хатыйбы Нияз Сабиров, “Апанай” мәдрәсәсе мөдире, якташыбыз Әхмәт Сабиров, җырчы-мөнәҗәтче Динар Шәймәрдәнов та Олы Бакырчы авылы халкына олы хөрмәтен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев