Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Олы Бакырчыда олысы-кечесе корбан ашында катнашты

Олы Бакырчы авылында имам Шәүкәт Гайнетдинов җитәкчелегендә корбан ашы узды.

(20 июнь, «Апастово-информ»).
“Мәҗлескә мәртәбәле кунаклар килгән иде: Казаннан Рамазан мәчете имам хатыйбы Солтан хәзрәт Морадинов, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Булат Гатиятуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева, Олы Бакырчы авыл җирлеге Фәрит Вәлиев катнаштылар. Мәҗлесне имамыбыз Шәүкәт абый ачып җибәрде. Мәҗлес коръән аятьләре, Солтан хәзрәтнең вәгазьләре белән аралашып барды. Бу мәҗлеснең иганәчеләре : КФК җитәкчеләре: Алмаз Харисов, Илнар Шагабиевлар, Гайнетдинов Әлфәтләр, Гарифуллин Мәскутләр, Вильданов Линар, Хафизов Наил гаиләләре иде. Мәҗлесне оештыруга булышкан, килгән кунакларга Аллаһы Тәгалә әҗерен бирсен”, - дип хәбәр итте Олы Бакырчыда урнашкан Шәүкәт Галиев музей-йорты җитәкчесе Рәшит абый Гыйльметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев