Пәйгамбәребез проблема булганда нишләгән?
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм проблема булганда нишләгән? Бу турыда Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында аңлата.
Борчуы, проблемалары булган кеше арып өенә кайткач, нишли? Әйе, йә телевизор кабыза, йә телефонга «кереп китә». Төшенкелек һәм берни эшлисе килмәгән вакыт бу.
Ә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мондый вакытта нишли иде?
Расүлуллаһның хатыны Гайшә радыяллаһу ганһу Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең берәр борчуы булса, аның тиз арада намазга керешүен хәбәр иткән.
Пәйгамбәребез: «Намаз күзләрем өчен җиләс һава һәм бу дөньяда тынычлык булып тора», – дигән.
Нәкъ менә намаз аңа тынычлык, рәхәтлек биргән. Ә без боларны башка нәрсәләрдә эзлибез.
Хәсән Әл-Басри рахимәһуллаһи исемле галим: «Бәхетне өч нәрсәнең берсендә эзләгез: Коръән укуда; Аллаһны зикер кылуда (искә алуда); Намаз укуда», – дигән.
Һәм болай дип өстәгән: «Әгәр боларның өчесендә бәхетне тапмасагыз, димәк, бәхет ишекләре сезнең өчен ябык, һәм сез аны беркайда да тапмаячаксыз», – дип яза хәзрәт.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/paigambarebez-problema-bulganda-nislagan-5869228
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев