Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев: “Фитр сәдакасы бәйрәм намазына кадәр бирелсә, ул аннан тулы күләмдә кабул ителәчәк”

Фитр садака (зәкәт әл Фитр) бирү — ул Рамазан аенда ураза тоту шартларының берсе. Фитр гаиләнең барлык әгъзаларыннан (шул исәптән яңа туган балалар исеменнән дә) 2024 елның 10 апреленә кадәр, ягъни Ураза гаете көнне бәйрәм намазы башланганчыга кадәр түләнелә.

(8 апрель, “Апастово-информ”).



Фитр сәдакасын кемгә бирергә, аның күләме нинди? Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев аңлатма бирде.
- Фитр, фидия, зәкят нисабы күләмнәре нинди?
- Фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш буенча). Зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын буенча). Фитр сәдакасы һәм фидия күләме: фитр сәдакасының күләме, арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә - 1000 сум. Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Нисаб ул – мөселман кешесенең, әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш, ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.
Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык, азык-төлек белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала.
Фитр сәдакасы фәкыйрьләргә һәм азкеремле мөселманнарга түләнә. Фитр сәдакасын мәдрәсәнең яки мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен түләргә ярамый! Моннан тыш, фитр сәдакасын ата-аналар, әби-бабайларга (һәм алга таба), балаларга, балаларның балаларына, үз гаиләңә бирү тыела. Шуңа да карамастан, мөселман үзенең абыйсы яки сеңлесенә фитр сәдакасын бирергә хокуклы.
Шулай ук мөселман кешесе, үзеннән тыш, фитр сәдакасын ярты яше тулмаган кечкенә балалары өчен таратырга тиеш. Мөселман кешесе хатыны, ата-анасы яки балигъ булмаган балалары өчен фитр сәдакасы таратырга тиеш түгел, чөнки аларның милкенә аның тулысынча хокукы юк (әмма теләге булса, бирә ала).
Сөекле Пәйгамбәребез буш уздырылган вакыттан һәм буш сүздән чистарту өчен, шулай ук мохтаҗларны ашату өчен, фитр сәдакасын түләү бурычын куйды. Фитр сәдакасын (бәйрәм) намазына кадәр түләсә, ул аннан (тулы күләмдә) кабул ителәчәк, кем дә булса намаздан соң түләсә, ул гадәти хәер буларак кабул ителер.
Ә түләүләр күләменә килгәндә, Пәйгамбәребез чорында фитыр сәдакасын шул җирлектә киң таралган азык-төлек (бодай, хөрмә һәм йөзем) белән таратканнар. Бодайның күләме ярты сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча ике килограммга туры килә, йөзем күләме бер сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча дүрт килограммга туры килә.
Бүгенге көндә әлеге төр продуктларны бәя ягыннан карасак, аерма күренеп тора. Шуңа күрә ТР мөселманнары Диния нәзарәте голәмәләре тарафыннан югарыда санап үтелгән продуктларның һәр төре өчен уртача бәя нигез итеп алынды: аларның иң арзаны - 150 сум, ә иң югары бәясе - 1000 сум. Шуңа күрә фитыр сәдакасының минималь күләме - 150, ә зәкятне алтын буенча түли алучылар өчен тәкъдим ителә торган күләме 1000 сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев