Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Районыбыз абыстайлары очрашты

Апас “Җәмигъ” мәчетендә районыбыз мәчетләре абыстайларының дини җыены узды.

(21 сентябрь, “Апастово-информ”).


Очрашуда ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Әхмәтҗанова Гөлсирә абыстай мәүлид ае, аның фазыйләтләре, Суфия Сәлахова яңа уку елы, аңа әзерлек эшләре башлануы хакында сөйләделәр. Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева ел дәвамында башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар буенча чыгыш ясады. Мәчет абыстайларына халыкка, балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә, гореф-гадәтләребезне саклауга керткән хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Җыенда район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та катнашты. Сентябрь аенда юбилейларын билгеләп үтүче абыстайларыбыз Апастан Дания Габделхак кызы, Балтайдан Сария Гыйльмулла кызын котладылар. Дания абыстайга телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда, халыкка дин нигезләре буенча белем бирүдә куйган хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Очрашу мул сыйлы табыннар артында дәвам итте, мәүлид ае уңаеннан Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтелде, дога кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев