Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Сәдака таратыргамы, аны күпме бирергә?

“Мәҗлесләрдә сәдака тараталар. Кайбер артык акыллы башлар: “Сәдака таратырга кирәк түгел, бу – дөрес түгел”, – дип тавыш чыгара башладылар... Сәдака таратыргамы, аны күпме биререгә? Түбәндә сүз шул хакта.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Сәдака бир. Бирсәләр ал. Сәдака бирүчене рәнҗетмә. Әгәр сәдака сиңа тиеш түгел дип уйласаң, мохтаҗ булган кешегә бир”.

Сәдака биргән кешегә беркайчан да каршы төшәргә кирәкми. Кешенең күңелендә бирү теләге бар икән, ничек инде син аңа: “Бирмә!” – дип әйтә аласың?!

“Мин сәдакага мохтаҗ түгел”, – дип, ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Мохтаҗ түгелсең икән, тавышланма, ал да башка кешегә бүләк ит. Яныңда мохтаҗ күршең, туганың бардыр, юк икән, мәчеткә илтеп бир.

“Сәдаканы күпме бирергә?” – дигән сүз дә бар. Әлбәттә, мөмкинчелектән чыгып бирелә. Монда инде “энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк”, дигән сүз бар. Ләкин “энә дә – бүләк” – бу фәкыйрьләр өчен. Фәкыйрь кеше, “әз бит, әз!” – дип, бирергә оялмасын, чөнки аның мөмкинлеге шулай. Ә бай кеше әз итеп бирүдән оялсын. Чөнки бай кешенең мөмкинчелеге күбрәк. Күбрәк бирсә, аңа савабы да зуррак була, дөресрәк тә була бу сәдака. Шуңа күрә, “энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк” дигән сүздән чыгып, энә – фәкыйрьләр өчен, ә дөя – байлар өчен дип әйтәсе килә. Менә шулай сәдака күләмнәре.

Сәдаканы сорап та алмыйлар, кемдер бирми икән – ул аның үз эше. Инде сәдака тараттылар икән, өстәмә әҗер-савап языла, малына бәракәт иңә, һәм инде сәдак атаратучыга, вафат булган мәетләренә өстәмә догалар да кылына.

Раббыбыз Аллаһ Коръән мәҗлесләребезне, сәдакаларыбызны, теләкләребезне кабуллардан кылсын, әҗерләрен бирсен. Әәмиин”, дип яза “Биккол авылы мәчете” төркеме.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-05-23/s-daka-taratyrgamy-any-k-pme-birerg-3779290?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото:https://photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев