Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Танай-Турай мәчетендә 14 ифтар ашы узган

Ифтар ашлары авыл халкы һәм читтә яшәүче якташлар тарафыннан оештырылган.

(1 апрель, “Апастово-информ”).



Танай-Турай авылы халкы һәрчак бердәмлек үрнәге күрсәтеп яши. Авылдашлар Изге Рамазан аен да бергәләп уздыра. Авыл мәчетендә көн саен диярлек ифтар ашлары оештырыла. Биредә һәр кичне авылдашлар һәм читтә яшәүче кунаклар мул сыйлы табыннар артына җыела.
“Ифтар ашлары биредә гомер кичерүче авыл халкы, читтә яшәүче якташлар һәм аерым гаиләләр, кешеләр тарафыннан оештырылды. Барлыгы 14 ифтар ашы узды. Изге Рамазан аен көтеп алабыз. Безнең өчен иң изге, шатлыклы ай ул”, - дип сөенечле хәбәре белән уртаклашты Танай-Турай авылы клубы мөдире Гүзәл Вафина.
Ул шулай ук барлык оештыручыларга һәм сый-нигъмәт әзерләүчеләргә барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев