Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Танай-Турайда көн саен ифтар мәҗлесләре уза

Ифтар ашлары киң күңелле авылдашлар тарафыннан оештырыла.

(29 март, “Апастово-информ”).


Җиһанда бөек һәм изге Рамазан ае хакимлек итә. Авылларда ифтар ашлары уздырылу күркәм, изге гадәткә әверелә. Авыз ачтыру бик тә изге гамәлләрдән санала. Пәйгамбәребез үзе яшәгән заманда сәхабәләргә Рамазан аенда ураза тотучы кешеләрне мәҗлескә җыеп авыз ачтырырга куша. “Авыз ачтырган кеше, - ди ул, - муенын җәһәннәм газабыннан коткарыр, Аллаһ Тәгалә аның белеп һәм белми кылган гөнаһларын ярлыкар. Ураза тоткан берәр кешегә авыз ачарга бер хөрмә яисә баллы су биргән, аны ризыкландырган кешегә Аллаһ Тәгалә ураза тоту савапларын бирер, сусаганга эчерүчене гарасат мәйданына чакырмас”, — дигән.

Танай-Турай авылының “Шәрифә” мәчетендә ифтар ашлары көн саен диярлек уздырыла.


“Ифтар ашлары изге күңелле авылда һәм читтә гомер итүче авылдашлар тарафыннан оештырыла. Мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык. Көн саен кич белән халык бирегә тәравих намазына җыела”, - дип белдерде мәчетнең имам-хатыйбы Хәлил хәзрәт Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев