Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ындырчы авылы бердәм булып ифтар мәҗлесе үткәрде

Биредә 45ләп кеше катнашты.

(14 апрель, “Апастово-информ”).


Дин әһелләре, авылдашлар күмәк табын артына җыелды. Биредә 45 ләп кеше катнашты. Әлеге күркәм мәҗлесне оештыруга ярдәм итүчеләр күп булды. Читтә яшәүче авылдашлар да күчтәнәчләре белән кайткан иде. Абый-апалар мул сыйлы табыннар артында догалар укыдылар, тәмле-тәмле ризыклар белән авыз ачтылар.


Мәҗлестә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева, авыл имамы Ирек хәзрәт катнашты. Дин әһелләре коръән сурәләре укыдылар, Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләделәр. Бу хакта Ындырчы авылыннан хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев