Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Карабай авылында халык ярдәме белән ифтар мәҗлесе узган

Авыл мәчетендә ифтар ашы оештырылган.

(1 апрель, “Апастово-информ”).



Ислам диненең терәге, айларның солтаны, гафу сорау һәм барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру ае булган Рамазан ае дәвам итә. Әлеге изге айда бар мөселманнар да изге гамәлләрен үтәргә ашыга, ураза тота, игелекле гамәлләр кыла, хәер-сәдакалар бирә, ифтар ашлары уздыра.
“Авылыбыз мәчетендә дә ифтар ашы узды. Ифтарга акчалата ярдәм иткән, күчтәнәчләр алып килгән, оештыруга көче кергән, чакыруны кабул итеп килгән авылдашларга олы рәхмәт. Тоткан уразаларыбыз, кул күтәреп теләгән теләкләребез кабул булсын”, - дип хәбәр ителә авыл клубының социаль челтәрләр битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев