Районыбызның баш агрономы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
“Ибраһимов һәм К” хуҗалыгының баш агрономы Альберт Хөснетдинов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына ия булды.
(1 апрель, “Апастово-информ”).
Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше, озак еллар намуслы хезмәте һәм истәлекле юбилее уңаеннан, “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгының баш агрономы Альберт Хөснетдинов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Бүләкне дүшәмбе киңәшмәсендә тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев