Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Сәед Гарифуллин: “Мин умартачылар нәселеннән”

Сәед Гарифуллин Урта Балтай мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы. Компьютер технологияләре белән мавыга, үзе дә шунда төрле уеннар уйлап таба.

  Үзен ул киләчәктә IT технология юнәлешендә күрә. Сәед шулай ук әтисе өчен дә зур терәк. Буш вакытларында әтисенең умарталыгында ярдәм итә.
  “Дәү әтием бик оста умартачы булган. Аның эшен әтием дәвам итә. Алардан күреп мин дә кызыксынып киттем. Умартачылык ул бик кызыклы һәм мавыктыргыч, әмма бик нечкә һәм күп тырышлык сорый торган шөгыльләрнең берсе. Яз җитүгә, төтәткеч өчен нарат күркәләре җыям. Шулай ук рамнарны чистартуда булышам. Безгә умарта кортлары чәчәк балы, юкә балы һәм катнаш бал бирә. Шулай ук умарталыктан сәламәтлек өчен бик файдалы булган прополис, подмор да алып бул”, - ди Сәед үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев