Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

“Хезмәттәшләремнең киңәшләренә таянып эшлим”

Әлмәндәр авылыннан Венера Мифтахованың хат ташучы булып эшли башлавына әле бер ел да узмаган.

 Шуңа да карамастан, авылдашларының күңеленә ачкыч таба белгән ул. Бүгенге көндә ул барлыгы 29 “Йолдыз” тарата. Газета-журналларны үзвакытында җиткерү өчен бар тырышлыгын куя.
Венера үзе Каратун кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Апас һөнәр училищесында бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Җиде ел Апас хәрби комиссаритында хезмәт итә. Әлмәндәр авылы егете Рөстәм белән тормыш корып җибәргәннән соң, башта фермага эшкә урнаша. Анда 16 ел сыер сава.
-Авылда эш табуы болай да җиңел түгел. Өстәвенә фермабыз ябыла дигән хәбәр килде. Шул чагында тиз арада почтага эшкә урнаштым. Бер үк вакытта сыерларымны да саудым. Сентябрь аенда авыл фермасы бөтенләйгә ябылды. Почтага килгәнемә бер дә үкенмим. Башта кыенрак булса да, эшемә ияләштем. Авыл халкы мине белә, таный, шуңа авырлыгын сизмим. Хезмәтемне яратып башкарам. Әлбәттә, эшләү дәверендә төрле чаклар була. Ул вакытта өлкән хезмәттәшләрем дә ярдәмгә килә, - дип сөйли Венера үзе.
Венера тормыш иптәше Рөстәм белән ике бала тәрбиялиләр. Олысы Язгөл 11нче сыйныфта белем ала, төпчеге Әмирхан 7нче сыйныфта укый.
-Иптәшем авылда электрик булып эшли. Буш вакытлары булса газета таратуда ул да булыша. Җәй көне балаларым да бик теләп ярдәм итә. Почта эшенең мәшәкатьләре шактый. Газета-журналларны, пенсия, субсидияләрне тарату, товарын сату. Кайвакыт төрле сәбәпләр аркасында газеталарны халыкка җиткерүдә тоткарлыклар була. Рәхмәт авылдашларга, сабыр итеп көтеп торалар. Алда – безнең өчен тагын да җаваплы чор башлана. Ул – язылу чоры. Аны да нәтиҗәле башкарып чыгарбыз дип ышанам, - ди Венера үзе.
Өендә дә уңган хатын, сөекле әни булып яши Венера. Аш-суга да бик оста. Якыннарын тәмле ризыклары белән сөендерә. Күбрәк татар халык ашларына өстенлек бирә. Өчпочмак, пәрәмәч, чәк-чәк, кош телен бик оста итеп пешерә.
Мифтаховлар хуҗалыкларында сыерлар да асрыйлар, умарта да тоталар. Хезмәтнең тәмен тоеп, тормышның ямен белеп яшиләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев