Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас балалар сәнгать мәктәбе иҗади хисап концертын тәкъдим итте

Сара Садыйкова исемендәге Апас балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм педагоглары уку елын бик матур концерт куеп төгәлләделәр.

(28 май, “Апастово-информ”).

  Быел концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Чараны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова ачып җибәрде.
-Кадерле балалар, чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! Сезне барыгызны да уку елы тәмамлану белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Бүген моңсу да, дулкынландыргыч та, шул ук вакытта сөенечле дә көн. Балаларыбыз биредә музыкаль белем алдылар, үзләрен иҗади һәм сәләтле булуларын күрсәттеләр, төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашып, зур уңышлар яуладылар. Бу - әти-әниләр, укытучылар һәм балаларның бердәм булулары һәм тырышлык нәтиҗәсе. Балаларыбызга киләчәктә дә актив булып, тагын да зур үрләр яулап, сәләтләрен үстереп, тагын да камилләштереп яшәүләрен телим, - диде ул.
Балаларның чыгышларына тамашачылар сокланып, әти-әниләр сөенеп утырдылар. Яшь артистларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Иҗат бәйрәме бик матур узды. Балалар сәнгать мәктәбе коллективы педагогларының осталыгын, талантлы укучыларының сәләтен тагын бер кат раслады.
Соңыннан укучыларга тантаналы төстә аттестатлар һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев