Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста “Балык булсын” акциясе узды

Апаслылар “Балык булсын” республика акциясенә кушылды.

(10 март, “Апастово-информ”).

  Кабыккүпер авылы күлендә экологик акцияне Татарстан Биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының район бүлеге хезмәткәрләре Табар Черкене мәктәбе укучылары һәм егерьлар катнашында оештырды.

  “Сулыкларда яшәүчеләрне кислород кытлыгыннан коткару буенча табигатьне саклау акциясенә кушылдык. Яшьләргә катлаулы чорда балыкка ничек ярдәм итүләрен, моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләдек һәм күрсәттек. Мондый акция беренчедән, судагы тереклек ияләре кислород белән сулый, икенчедән, аэрация суны өстәмә чистартырга ярдәм итә - кислород белән реакциягә кереп, пычрак матдәләр су өслегендә күбеккә җыела яки төпкә утыра», - диде Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев