Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста чик сакчылары көне билгеләп үтелде

28 май – чик сакчылары көне уңаеннан, районда тантаналы чара оештырылды.

(28 май, “Апастово-информ”).

  Төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән кыю йөрәкле егетләрнең бу көнне җыелып бәйрәм итүе матур традициягә кергән. Быел да чик сакчылары һәйкәл буена җыелды.

Һәйкәлгә чәчәкләр салынды, веноклар куелды, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләр бер минут тынлык белән искә алынды. Мәдәният хезмәткәрләре ил сакчылары хөрмәтенә моңлы җырларын яңгыраттылар.

Ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча район башлыгы ярдәмчесе Салават Закиров, район хәрби комиссары Наил Җантемиров, Апас шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина егетләргә изге теләкләрен юлладылар.

Районда чик сакчыларының үз оешмасы эшли. Биредә чик сагы гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләребез теркәлгән.

–Табигатьнең иң матур мизгелендә бәйрәм итәбез. Бүген көне дә матур. Бер-беребез белән аралашырга, бәйрәм белән котларга мөмкинлек бар. Ватан сакчысы дигән исем белән горурланып яшибез. Гаиләләребездә татулык булып, сау-сәламәт гомер итик, – диде чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин.

Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин чик сакчыларының күп төрле чараларда катнашып, патриотлык үрнәге булуларын, гуманитар ярдәм җыюда зур өлеш кертүләрен билгеләп узды һәм рәхмәтен җиткерде.

Чик сакчылары район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы медальләренә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев