Милли йолага мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары да җәлеп ителгән.
(27 май, “Апастово-информ”).
“Беренче көнне җәйләү ягын, икенче көнне түбән оч һәм югары оч урамнарын әйләндек. Һәр хуҗалыкка диярлек кердек. Милли йолага балалар да бик теләп кушылды. Авыл халкы балаларны бик җылы кабул итеп, яратып калды. Балалар үзләре дә бик актив булдылар – биеделәр дә, җырладылар да. Ә авылдашлар аларны тәм-томнар белән сыйлап куандырдылар. Авылыбызның өлкәннәре дә активлык күрсәтте бу көнне. Талия апа Гатауллина ел саен илгә-көнгә изге теләкләрен әйтә-әйтә колгага сөлге бәйли. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре дә әлеге матур йолага бик теләп кушыла. Алар да изге теләктә калып, бүләкләрен бирделәр. Активлык күрсәткәннәре, балаларны сөендергәннәре өчен авылдашларыма зур рәхмәт. Әлеге күңелле мизгелләр балалар күңелендә матур хатирәләр булып, озак сакланыр әле, - дип хәбәр итте Морзалар авылыннан Гөлназ Миңнуллина.
Нет комментариев