Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Бәйрәм уңаеннан бүләкләү тантанасы узды.

(8 ноябрь, “Апастово-информ”).

  Бәйрәмне башлап район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раиль Гатауллин Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның котлау чыгышын укыды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин барлык хезмәткәрләрне тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде. Ул тәүлек әйләнәсе райондашларның тынычлыгын, иминлеген кайгыртучы әлеге һөнәр ияләренең хезмәтләрен бәяләп, рәхмәтен ирештерде.
  Котлауларга район прокуроры Зөфәр Абитов, эчке эшләр бүлеге ветераны Наиль Әхмәдуллин кушылды.
  Тантаналы чара хөрмәтләүләр, бүләкләүләр белән дәвам итте. Тырышып намус белән эшләүче эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә Татарстан эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы, күкрәк билгесе, район башлыгының рәхмәт хатлары, эчке эшләр министрлыгының “Хезмәттәге уңышлары өчен” 1нче, 2нче, 3нче дәрәҗәдәге медальләре, рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев