Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Әҗем авылы фельдшеры Гөлфия Гарипованың хезмәт стажы 26 ел булган

Буа медицина училищесын тәмамлагач, Әҗем авылы егетенә тормышка чыга. Хезмәт юлы да шушы авылда башлана.

(6 август, «Апастово-информ»)


Халыкка беренче ярдәмне күрсәтү, өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә барып хәлләрен белешү, аларга кирәкле даруларын алып кайту - авыл фельдшерының мәшәкате җитәрлек.
-Медицина өлкәсенә очраклы гына килмиләр. Моның өчен, иң беренче чиратта, кешеләрне яратырга, бу һөнәргә чын йөрәктән бирелергә кирәк, - ди ул үзе.
Тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган Гөлфия ханым авылдашларына игътибарлы, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Барлыгы 110 кешенең сәләмәтлеген кайгырта ул.
-Олыгайгач авырулар арта гына бара. Авыртулар, сызланулар вакытында Гөлфия һәрчак янәшәмдә. Ак халатлы фәрештәм сыман ул миңа. Көн дими, төн дими, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында минуты белән килеп җитә. Рәхмәт яусын аңа”, - ди Әҗем авылыннан Гакифә апа Гайнетдинова.
Гөлфия ханым назлы, кайгыртучан, үрнәк әни дә әле ул. Тормыш иптәше Альмир белән өч ул тәрбияләп үстергән.. Олы улы Рамил Казанда гадәттән тыш хәлләр бүлегендә хезмәт итә, уртанчысы Азат Апас аграр көллиятендә һөнәри белем ала, төпчеге Булат бишенче класста укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев