Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Акырынлап үзенә «ияләштерә»

Район табиблары алкогольнең кеше организмына тәэсире хакында кисәтә. 18-24 августта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан алкогольдән баш тарту атнасы игълан ителде.

(19 август, “Апастово-информ”).



Алкогольле эчемлекләр иң популяр һәм иң табышлы эчемлек. Спиртлы эчемлекләр бәйрәмнәрдә, кичәләрдә табын күрке дә булып тора. Кайберәүләр аны ял итү чарасы буларак та куллана. “Кәефне күтәрүче спиртлы эчемлекләр организмга җитди зыян сала. Беренчедән, алкоголь кешенең нерв системасын боза. Ул акырынлап үзенә "ияләштерә". Кеше үзенең авырый башлавын сизми дә кала, танырга да теләми. Нәтиҗәдә, һәрдаим алкогольгә тартылган, чамадан тыш артык кулланган кешенең сәламәтлеге какшый, эшкә сәләте кими.
Икенчедән, алкогольле эчемлек ашказанының һәм эчәклекнең лайлалы катламына бик тиз сеңә, санаулы минутларда канга эләгә, кан аша исә ул баш миенә, бавырга керә. Баш мие кабыгының эшчәнлеген киметә: фикер туплау бозыла, игътибар кими, уйлар таркала. Тире астындагы капилярлар киңәя, шуңа да канның тирегә килүе арта, җылыткандай тоела. Чынында бу алай түгел, алкоголь организмны җылытмый. Спиртлы эчемлекнең (ниндие генә булмасын) ми үзәгенә тәэсире аркасында хәрәкәтләр, сөйләү бозыла, исерекнең тәртибе кайчакларда белешмәслек булып үзгәрә.

Спиртлы эчемлекләрне дәвамлы куллану сәламәтлеккә зур зыян сала: бавыр бозыла, кан басымы күтәрелә, йөрәк авырулары килеп чыга, инсульт, яман шеш авырулары (бигрәк тә авыз куышлыгында, ашкайнату юлларында), панкреатит көтеп кенә тора. Моңа мисаллар күп. Аны юкка гына кеше органнарын, бөтен системасын боза торган күп кырлы агу димиләр”, - дип кисәтә район хастаханәсенең табиб-наркологы Рамилә Нургалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев